Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда районында хезмәт куркынычсызлыгы буенча квест узды

Ел саен апрель азагында мәгариф хезмәткәрләренең Азнакай территориаль профсоюз оешмасы тарафыннан Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар уза.

3 нче “Солнышко” балалар бакчасында оештырылган квестта Актүбә бистәсенең биш мәктәпкәчә яшьтәге учреждение хезмәткәрләре командалары катнашты.

Педагоглар хезмәтне саклау буенча сорауларга җавап бирделәр, уен формасында травма алучыларга беренче ярдәм күрсәттеләр, һәр элементның ни өчен кирәклеген аңлатып, аптечка җыйдылар, иҗади бәйгедә тематик плакат ясадылар, җырладылар, шигырьләр яздылар.

Соңыннан Азнакай территориаль профсоюз оешмасы рәисе Лилия Вәлиәхмәтова бәйгегә йомгак ясап, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм Татарстан профсоюз оешмасының сәламәтләндерү проектлары белән таныштырды, дип хәбәр итә профсоюз оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев