Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда район методик берләшмәләре җитәкчеләре форумга җыелды

Урманай урта мәктәбе мәйданчыгында район методик берләшмәләре җитәкчеләренең спорт-методик фестивале үткәрелде.

Мондый очрашулар уздыру – Азнакай районы өчен традицион форма, ул заманча белем бирүдә һөнәри-педагогик һәм методик компетенцияләрне актуальләштерүгә, мәгариф оешмаларының методик берләшмәләре җитәкчеләренең актуаль мәсьәләләр буенча нәтиҗәле диалогын оештыруга юнәлдерелгән. Фестиваль кысаларында яңа уку елында мәгариф учреждениеләре алдында торган актуаль идеяләр һәм методик проблемалар турында да фикер алышу булды. Шунда ук белем бирү программаларының эчтәлеген актуальләштерү, яңа технологияләр куллану һәм белемнәрне бәяләүнең яңа ысулларын кертү мәсьәләләре дә күтәрелде.

Билгеле, үзара фикер алышуда алда торган яңалыклар, үзгәрешләрне дә читләтеп үтмәдек. Бу урында яңа максат-бурычларны тормышка ашыруда бердәм эшчәнлек алып бару кирәклеге ассызыкланды. Соңыннан мәктәп директоры Гөлшат Хәйбуллина коллективның эш тәҗрибәсе белән таныштырды, узган уку елында 100 еллык юбилеен билгеләп үткән мәктәп буенча экскурсия оештырды.

Очрашуда катнашучылар мондый чараларның белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә генә түгел, ә яңа шартларга нәтиҗәле әзерләнергә мөмкинлек бирүе турында билгеләп үттеләр.

Лилия Әхмәдишина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев