Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда «Иң яхшы башлангыч мәктәп укучысы – 2024» бәйгесе йомгакланды

Районыбызның башлангыч сыйныф укучылары арасында «Иң яхшы башлангыч мәктәп укучысы – 2024» исемле муниципаль бәйге үтте.

 

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева рәислегендә жюри укучыларның чыгышларын бәяләде. 19 катнашучыдан сигез бала районның иң яхшы башлангыч мәктәп укучысы исеме өчен өч бүлектән торган бәйгедә ярышты: иҗади үзең белән таныштыру, «сорау – җавап» һәм эрудитлар бәйгесе.

Беренче бүлектә укучылар үзләренең кызыксынулары, шөгыльләре, ирешкән уңышлары, хыяллары, яраткан фәннәре хакында сөйләделәр. Икенче бүлектә катнашучылар сәхнәдән «Мәктәптә кайсы фәнне яратасың һәм нигә?», «Әгәр син мәктәп директоры булган булсаң, нәрсәне үзгәртер идең?», «Синең өчен нәрсә ул гаилә?» сорауларына җавап бирделәр. Өченче бүлектә укучылар төрле белем өлкәләренә караган 10 сорау белән язмача сынау тоттылар.

Нәтиҗәдә 1 нче урынны – 7 нче мәктәп укучысы Лилиана Шәйдуллина, 2 нче урынны – гимназия укучысы Әминә Кәримова, 3 нче урынны 4 нче лицей укучысы Камил Кашапов яулап алдылар.

 

Җиңү бистәсе мәктәбеннән Гүзәл Гыймаҗетдинова – «Эрудит», 2 нче мәктәптән Алия Хәбибуллина – «Иң иҗади», Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбеннән Даяна Кравченко – «Лидер», Кәкре Елга мәктәбеннән Аделина Арсланова – «Иң яхшы визитка», Тымытык мәктәбеннән Ралинә Фәйзуллина «Барысын беләсем килә» номинацияләрендә җиңделәр. Калган балаларга катнашучы дипломнары тапшырылды.

 

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев