Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда һөнәри юнәлеш бирү буенча конференция узды

Азнакай политехник техникумында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл һәм сәнәгать предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында конференция узды.

Анда районда һөнәри юнәлеш бирү буенча эшчәнлек мәсьәләсе тикшерелде.

Техникум директоры Роберт Хөснетдинов кунакларны уку йорты һәм анда эшче һөнәрләр алу мөмкинлекләре белән таныштырды.

Бүгенге көндә Азнакай мәшгульлек үзәгендә 500 гә якын вакансия бар, аның 70 проценттан артыгы – эшче һөнәрләр буенча. Шул ук вакытта районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре эшче кулларга кытлык кичерә.

– Һөнәри юнәлеш бирү  буенча мәктәпләрдә укучылар, әти-әниләр белән ныклы аңлату эше алып барырга, аларны хезмәт базарында сорауга ия һөнәрләр, эш урыннары белән якыннан таныштырырга кирәк, – дип ассызыклап әйтте Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев