Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда 1 нче мәктәпнең юбилее узды

Азнакайның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 105 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Мәктәптә кунакларны зур экранда барган үткәннәр хроникасы каршылады.

Төрле елларның чыгарылыш сыйныф укучылары бина буенча оештырылган экскурсиядә йөрделәр. Алар мәктәп музеенда булдылар, «Үсеш ноктасы» проекты буенча эш барышын күзәттеләр, укучылар куйган театраль күренешне карадылар, китапханәдә якташыбыз, язучы Марсель Галиевка багышланган әдәби хәзинә белән таныштылар. Элеккеге укучылар парта артына утырып, яшь чакларын да искә төшерделәр.

Килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, ПАТПның элеккеге җитәкчесе Владимир Кротов, юридик фәннәр докторы, профессор Әнәс Гатауллин, мәктәпнең элеккеге директоры Гүзәл Муллагалиева сәламләделәр.

Әле күптән түгел генә 100 еллыкны шаулатып, гөрләтеп үткәргән идек. Бүген менә 105 еллык юбилейга җыелдык. 105 ел — ул бит бик күп: күпме чыгарылыш укучыларын олы юлга чыгарганбыз, һөнәргә юнәлеш биргәнбез, — диде Дамир Гыйләҗев кичәне ачып.

Мәктәп директоры Дамир Фәттахов киләчәктә дә юбилейларны шушылай бергә күңелле итеп үткәрү теләген белдерде.

Тантаналы чара дәвамында күңелгә үтеп керерлек җырлар, мәктәпне тәмамлаган укучылардан укытучыларына ихлас рәхмәт сүзләре, изге теләкләр яңгырады.

Хәзер инде безне укыткан кешеләр бу залда юк. Мәктәпне тәмамлаганга инде 57 ел булды. Быел бит Укытучылар һәм остазлар елы, һәм шуңа күрә бу юбилейны үткәрү бик кирәкле. 5 ел элек безнең әтигә мемориаль такта куелды. Аны куйганнан соң, мәктәпкә хөрмәтебезне ничек итеп җиткерергә мөмкин дип уйлап, гаиләбезнең премиясен керттек. Бүгенге көндә җиде бала шул премиягә лаек булды. Соңгы уку елында премия алган егет бүгенге көндә хәрби училищеда укый һәм «Мин сезне, Ватанны яклаячакмын» дип әйтте. Мәктәптә шулкадәр тәрбияле балалар укыганга сөендек. Безнең әти 20 елга якын мәктәп директоры булып эшләгән чорда 2236 бала аттестат алып чыккан, — дип сөйләде элеккеге данлыклы мәктәп директоры Хәләф Хәмзинның кызы Нәсимә Камалиева.

Кичәнең азагында 1958-1977 елларда эшләгән мәктәп директоры, сугыш ветераны Хәләф Хәмзинның якты истәлегенә ясалган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев