Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укытучылары Уфа шәһәрендә булып кайттылар

Районыбызда менә берничә ел инде «Минем Россия - минем туган илем» проекты тормышка ашырыла.

Аның кысаларында һөнәри бәйге җиңүчеләре, муниципаль методик совет әгъзалары өчен Россиянең төрле шәһәрләренә экскурсияләр оештырыла. Моңа кадәр укытучылар Казан, Зөя, Болгар, Самара шәһәрләренә сәяхәт кылды.

- Педагог һәм остаз елында без Башкортстан Республикасы башкаласы Уфа шәһәренә бардык. Шәһәрнең истәлекле урыннарын карадык, аның тарихи үзәге белән таныштык, Агыйдел елгасы буйлап теплоходта йөздек... Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы бүләкләр дә әзерләгән иде. Мондый күңелле, файдалы сәяхәт район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева башлангычы белән оештырылды. Шәһәр советы депутаты Рамил Шәйхелисламов автобус белән ярдәм итте. Ялга баручылар исеменнән аны оештыручыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев