Азнакай техникумын яңарыш көтә
Азнакай политехник техникумы “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасының “Профессионалитет” федераль проектында катнашып, грант откан.
– Безнең проект авыл хуҗалыгы өлкәсендә “Агроүсеш” кластеры (белем бирү-җитештерү үзәге) төзүгә юнәлтелгән иде. Әлеге үзәк составына Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы дүрт белем бирү оешмасы керә. Проектны республикабыз хөкүмәте, “Татнефть” компаниясе һәм “Союз-Агро” җәмгыяте дә хуплап, тулаем 45 млн сум күләмендә өлешләрен керттеләр һәм үзәктә катнашучылар составына керделәр, – ди техникум директоры Роберт Хөснетдинов.
Кластерның үзәге – Азнакай политехник техникумы. Кластерда Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кирәкле белгечләр әзерләячәкләр. Проектны тормышка ашыру 145 млн сумга төшә, аның нигезендә үзәкнең биналарын капиталь ремонтлау һәм заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән җиһазлау да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев