Азнакай районы авылларында яшәүчеләр дә «Татарча диктант яз» акциясенә кушылдылар
Районда кичә Бөтенроссия «Татарча диктант яз» акциясе старт алды.
Аңа мәктәп укучыларыннан тыш, район халкы: яшьләр дә, өлкәннәр дә теләп кушылдылар.
Диктант язучылар өчен быел Шәриф Камалның "Матур туганда" әсәреннән өзек тәкъдим ителде.
Урсай авылында яшәүчеләр дә татар теленнән белемнәрен сынап карадылар. Мәктәптә оештырылган чарада мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, авыл халкы да актив катнашты.
«Без аңа телебез булган татар телен һичкайчан онытырга тиеш түгел. Татарча диктант язу - телебезнең камиллеген, байлыгын танытуга бер адым булып та тора», - ди Урсай авылы ветераннар советы рәисе Рузилә Зарипова.
Бәйге нәтиҗәләре турында тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев