Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәктәп яны лагерьларын ябу тантанасы булды

23 июнь көнне Татарстан мәйданында шәһәр мәктәп яны лагерьларын ябу тантанасы булды.

Быел безнең район территориясендә 21 мәктәп яны лагеры һәм 13 хезмәт һәм ял отряды эшләде. Мәктәп яны лагерьларында 970 укучы, ә ял итү хезмәт лагерьларында 200 укучы ял итте.

"Лагерь чорында балалар иркенләп аралашалар. Биредә аларның Һәр яңа көне алдагы көнгә охшамаган, ул кызыклы уеннар, яңа кешеләр белән танышу, якты тәэсирләр, аралашу һәм очрашуларга бай, - ди 4 нче лицей тәрбиячесе Ләйсән Имаметдинова.-Укучылар лагерьда нәрсәгә өйрәнделәр дип сорасагыз? Балалар дустанә мөнәсәбәткә, коллективта аралашырга, яңа уеннар һәм җырларга өйрәнделәр»

"Без музей, театрда булдык, кино карадык, спорт ярышларында һәм иҗади конкурсларда катнаштык. Ялыбыз бик кызыклы булды!”- дип сөйли 8 нче мәктәп укучысы Рузил Миникеев.

Мәктәп яны лагерьлары ябылса да, балалар өчен шәһәребездә төрле чаралар уздыру дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев