Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай балалары бишек җырлары астында йоклыйлар

Азнакайның 6 нчы «Звездочка» балалар бакчасында «Бишек җырлары җырлансын» проекты тормышка ашырыла.

Мәдәни мирасны торгызу – балалар бакчасында туган телебез, тарихыбыз һәм мәдәниятебез белән танышудан башлана. 6 нчы «Звездочка» балалар бакчасында гамәлгә ашырылучы «Бишек җырлары җырлансын!» проекты да шуны күздә тота. Безнең максат – балаларга һәм аларның ата-аналарына татар халкының милли мирасы дөньясын ачу.

Балалар өчен үз дәресләребездә, ата -аналар өчен әңгәмәләрдә һәм консультацияләрдә без баланы бу дөньяда беренче булып бишек җыры белән каршы алырга тиешлеген җиткерергә телибез. Борынгылар баланы тәрбияләү бишек җырыннан башлана, ә бишек җырын тыңлап үскән бала тәртипле, игелекле һәм тәрбияле булып үсәчәк, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Әти-әниләр шушы гади һәм шундый әһәмиятле көйләр аша балаларына җылылык, игътибар, кайгырту һәм наз, ихлас мәхәббәт тапшыралар.

Шулай ук бишек дәресләренең максаты – бала өчен беренче туган тел дәресләре. Тәрбияләнүчеләребезнең сәламәтлеге дә безнең өчен мөһим, ә бишек җырлары борчылуны, дулкынлануны бетерә, баланы тынычландыра.

Балалар бакчасында көндезге йокы вакытында бишек җырларын башкару һәм тыңлау безнең традициягә әверелде. Уеннар вакытында кызлар курчакларны йокларга яткыралар, һәм аларның һәркайсының үз яраткан җыры бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев