Азат Ягафаров үзе белем алган мәктәпкә китаплар бүләк итте
«Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров Компания исеменнән үзе белем алган Азнакай 5 нче урта мәктәкә китаплар бүләк итте.
Мәктәп китапханәсенә «Рухият” хәйрия программасы нигезендә нәшер ителгән 100 данә әдәби һәм тарихи китаплар тапшырылды.
– Без сыйныфташлар белән ярыша-ярыша китап укый идек. Бүгенге буында да китапка мәхәббәт уятасы килә. Матур әдәбият аша тәрбияне иң нәтиҗәле һәм яхшы алым дип уйлыйм, – дип фикерләре белән уртаклашты Азат Ягафаров.
Ул шулай ук мәктәптән соң яшьләр читкә китмәсеннәр, туган якларында калсыннар өчен шартлар тудырырга кирәклеген дә билгеләп узды һәм Компаниянең нефть төбәгендә яшәүчеләр өчен Әлмәттә югары класслы мәгариф үзәге ачарга планлаштыруы хакында да әйтте.
Ул муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән 9 нчы сыйныфларга тантаналы төстә аттестатлар тапшыру тантанасында да катнашты.
Азат Ягафаровның укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе Ләлә Нуретдинова да әлеге очрашуга бик теләп килгән иде. Кунаклар соңгы елларда сизелерлек төзекләнгән мәктәп белән таныштылар. Азат Фердинандович, балачак истәлекләренә уралып, үз партасы артына да утырып алды.
– Бүген минем өчен бик бәхетле көн. Хисләремне сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Фамилиям журналда иң ахыргы, шуңа күрә укытучылар дәрестә аңа бик сирәк килеп җитәләр иде. Моннан файдаланып, яхшырак әзерләнәм, чыгыш ясый идем. Мәктәпне ике дүртле белән генә тәмамладым, – ди ул.
Туган мәктәбен, районын онытмавы, һәрдаим ярдәмнәре өчен Марсель Шәйдуллин Азат Ягафаровка һәм «Татнефть» компаниясенә барлык азнакайлылар исеменнән рәхмәт белдерде.
Аннан соң Азат Ягафаров район һәм шәһәр Советлары утырышында катнашты. Анда район һәм шәһәр үсешенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев