Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Урманай авылында яшәп, иҗат итүче Роза Галиәхмәтова мәкаләләр, шигырьләр яза

Күптән түгел генә аның “Хисләр дулкынында” исемле китабы да басылып чыкты. Роза ханым нәниләр өчен дә шигырьләр яза

Аларның берничәсен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Балалар җәйне көтә
Чәчәк ата алмагачлар,
Ә тышта карлы-буран.
Яшел чирәм өсләренә
Ак юрган ябындырган.
Кышны озаткан идек тә,
Әллә кабат килмәкче?
Кыш бабайдан башка гына
Безне карга күммәкче?
Бакчадагы шомырт, чия
Бар да ап-ак күлмәктән.
Балалар да чаналарын
Җыеп куйдылар күптән.
Ялгыша күрмә кар бабай,
Кабат буран туздырып.
Балалар да җәйне көтә
Бер-берсеннән уздырып.

 

Тракторчы Камил
Кечкенәдән Камилебез
Тракторны ярата.
Әтисе белән бергәләп
Печәннәр алып кайта.
Тракторны туктатуга
Рульләрен боргалый.
Тракторы гына никтер
Кузгалырга уйламый.

Ә әтисе бигрәк оста,

Алга, артка да йөртә.
Арбасына төягәнне
Кирәкле җиргә илтә.
Тыңлата белә әтисе
Нинди зур тракторны.
Үсеп кенә җитсен әле,
Ул да тыңлатыр аны.

 

Бәхеткә булсын
Мин хәзер зур үстем инде,
Әниемә булышам.
Аның белән бергәләшеп,
Савытларны юышам.
Көтмәгәндә бер савытым
Кулдан төшеп, ватылды.
Әниемнән курка-курка
Җыеп алдым ватыкны.
Әй шүрләдем шул чагында,
Орышыр, дип, әнием.
Ул елмаеп әйтеп куйды :
“Бәхеткә булсын”, – диеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев