Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Татар КВН лигасының яңа сезонында Азнакай районыннан «Мәзәк» командасы чыгыш ясаячак

Киләсе атнада Казандагы «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 2024-2025 ел сезоны ачылачак.

Сезон ачылышында катнашачак 9 команда, берничә уенда катнашып, сайлап алынган. 16 октябрьдә чирекфиналда татарча юмор осталыгында ярашачак командалар: «Студентлар каймагы» (Чүпрәле районы), «Сабалета» (Саба районы), «Изи» (Мамадыш районы), «Нәмәкәй» (Актаныш районы), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Мәзәк» (Азнакай районы), «Теге ни» (Казан, Һади Такташ исемендәге 27 нче татар гимназиясе), «Дилүс улы» (КФУ), «Керәшеннәр» (Казан).

Уенчыларны Татарстанның халык артистлары Җәвит Шакиров һәм Зәйнәб Фәрхетдинова, «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыров, «ALGA» брендына нигез салучы Тимерхан Зыятдинов бәяләячәк.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел Татар КВН лигасына – 29 ел, «Әйдә ШаяРТ!» телепроектына – 5 ел. «Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максатлары – яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру.

Текст һәм фото чыганагы: «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев