Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Татар-башкорт дуслар бердәм тарихны барлый

Узган атнада Мөслим районының туган якны өйрәнү музеенда «Көнбатыш Урал буе татарларының социаль вариативлык мохитында адаптация. Тарих һәм заман» ( «Адаптация в среде социальной вариативности татар Западного Приуралья. История и современность») дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.

Әлеге чараны Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре, Башкортостан Республикасы туган якны өйрәнүчеләрнең татар җәмгыяте оештырды һәм алып барды. Түгәрәк өстәл артында Башкортостанның Шаран, Туймазы районнарыннан, Республикабызның Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Мөслим, Сарман, Тукай, Ютазы, шулай ук Азнакай районыннан да музей хезмәткәрләре катнаштылар. Төбәк белән кызыксынучылар татар - башкорт милләте тарихы, демографик үсеше, этник үзенчәлекләре, шәҗәрәләр төзү, авыл тарихларына кагылышлы китаплар язу методикасы, танылган династияләрне өйрәнү һәм башка бик күп темаларны күтәрделәр. Түгәрәк өстәлнең максаты да - татарлар яшәгән төбәкләрне өйрәнүне активлаштыру, архив материалларын фәнни яклап өйрәнү булды.

-Чыгышлар бик саллы булып, фикерләр дә кызыклы иде. Шәхсән мин үзем музей экскурсоводы буларак, "Азнакай музее тарихны барлый" дигән темага чыгыш ясадым. 30 еллык бай тарихы булган музейның үсеш этапларын күрсәттем, Азнакай районы, авыллары тарихын җиткерергә тырыштым, мәгърүр Чатыр тавыбыз турында сөйләдем. Коллегаларыбызның чыгышларыннан соң үземә күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә дә алдым дияр идем. Әлеге чара алдагы фәнни эшләребездә тагы да бер этәргеч булыр,- дип хәбәр итә штаттан тыш хәбәрчебез музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев