Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм итте - ВИДЕО

Менә 12 ел инде март аенда илебезнең мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәренә җыела.

Безнең Азнакай районында да бәйрәм ел да үз югарылыгында үтә. Башкаларга бәйрәм ясап көне-төне сәхнәдән төшмәгән мәдәният хезмәткәрләрен ял иттереп, быел татар эстрадасы йолдызы, үзебезнең район сандугачы Зәйнәб Фәрхетдинова аларга үзенең моңлы җырларын бүләк итте.

Бәйрәм бүләксез булмый, районыбызның мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган бик күпләр төрле дәрәҗә бүләкләргә лаек булды. Аларны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Хафизова тапшырдылар.

“Маяк” газетасы белән даими элемтәдә торган, үзара хезмәттәшлеккә коллективны да тарткан район-шәһәр Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева “Маяк” газетасының Рәхмәт хатына лаек булды. Баш мөхәрриребез Фәрхәт Шәйхулов аны тапшырганда: “Киләчәктә дә иҗади багланышларыбыз уртак булып, шулай тыгыз элемтәдә яшәргә язсын! – дигән теләген җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев