Китапханәдә эш гөрли
Шагыйрә, китапханәче Гөлчәчәк Садретдинова матур, эчтәлекле язмалары белән сөендереп тора. Укучыларыбызга аның түбәндәге язмасын тәкъдим итәбез.
Җәй-яллар чоры булуга карамастан, безнең Азнакай район үзәк китапханәсендә эш һич кенә дә туктап тормый, һәрчак гөрләп тора. Әле район күләмендә уздырылган чараларда актив катнашабыз, әле балалар белән эшлибез. Һәр минутның кадерен белеп, файдалы итеп уздырырга тырышабыз.
4 август көнне "Татарстанда җәй" республика проекты кысаларында Азнакайда уздырылган күркәм бәйрәм чарасында без дә катнаштык. Биредә татар эстрадасы җырчысы Чулпан Йосыпова һәм район үзешчәннәре катнашында концерт тәкьдим ителде. Ишкәев паркындагы зур мәйданчыкта якташларыбызның кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылган иде. Халкыбызның никадәр талантлы, тырыш булуына тагын бер кат инандык бу көнне. Район үзәк китапханәсе дә бу матур бәйрәмдә бай китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Күргәзмәбез белән кызыксынучылар шөкер, бик күп булды. Китап укучыларыбыз, әдәбият сөючеләребез күп булу – күңелләргә сары май булып ятты. Анда районыбызның "Гөлстан" әдәби берләшмә әгъзалары да катнашып, чыгыш ясадылар. Кечкенәләр өчен дә күңел ачу мастер – класслары үткәрелде. Балалар бик теләп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән милли ризыклар өстәле дә чараны ямьләде.

5 августта исә, “Гаилә” паркында “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергәләп “Әкият иле маҗаралары” дип исемләнгән уен-викторина оештырдык. Әкиятләрне элек-электән балалар да өлкәннәр дә бердәй ярата. Чөнки әкиятләр безне могҗизалар иленә алып кереп китеп кенә калмый, яхшылыкка, яктылыкка, татулыкка өнди, начар гадәтләрдән арынырга өйрәтә. Әкиятләр буенча викториналар балаларга аларның фикерләвен, иҗади сәләтләрен үстерергә дә ярдәм итә. Балалар бик теләп табышмакларга җаваплар таптылар, яраткан әкият персонажларын чагылдырган рәсемнәргә үз куллары белән җан өрделәр, рәхәтләнеп саф һавада уйнадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев