Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Югары Стәрле авылында яшәүче ветеран, сугыш чоры баласы 84 яшьлек Флюра Миннегалиева шигырьләр яза

Аның шигырьләрендә – Бөек Ватан сугышы чоры балаларының язмышы, күргән газап-михнәтләре. Җиңү бәйрәме көннәрендә ул кичерешләр үзәкләрне өзеп тагын да яңаралар...

       Хәтер

 Без – сугыш чоры балалары

Язган һәр сүзем бакыйлыкка күчкән газиз якыннарыма һәм замандашларыма дога булып барып ирешсә иде

Сугыш чоры балалары бит без,

Шул исемдә үстек, картайдык.

Күпләребез бакыйлыкка күчте,

Калдык бармак белән санарлык.

 

Балачагыбызны сугыш урлады,

Ачлык, ялангачлык белән кыйнады.

Бер тапкыр да “әти” дия алмадык,

Язмыш безне жәлләп тормады.

 

Газиз тол әнкәйләр түзем, нык булганнар,

Үстергәннәр безне тырышып.

Үсә төшкәч, аңлый башлагач,

Үзебезчә без дә булыштык.

 

Кычытканын җыйдык, тапсак кәлҗемәсен,

Аяк белән басып тиресләр суктык.

Су чирарлык салкын өебезне

Шул тиресне ягып җылыттык.

 

Күтәрмәле чабаталар кидек,

Такта сумка, киндер букча астык,

Барлы-юклы китап, дәфтәр белән

Укыдык без бик тә тырышып.

 

Еллар үтү белән илебез ныгый барды,

Без дә үсеп җиттек, ныгыдык.

Матур гаиләләр кордык, балалар үстердек

Оныкларыбызны сөеп караштык.

 

Инде гомер үтте, 10 айлыктан.

Миндәй калган балаларга 84 яшь җитте.

Безнең хәлләр шөкер, балалар янда,

Без канәгать, безгә шул да җитте.

 

Өйләр җылы, сулар кергән-чыккан,

Өсләребез бөтен, тамак тук.

Әмма бөтен илдә, барлык җир шарында,

Җаныбызда юк бит тынычлык.

 

Аяз булсын иде күк йөзе.

Булсын иде Җирдә тынычлык.

Яши алсак иде туган илебездә

Сау-сәламәт, тату һәм тыныч.

 

 Туган авылым – Стәрлем

Туып үскән авылымда

Үтте гомерем юлы.

Түмгәклекләр, ындыр арты,...

Җанга якын һәр тыкрыгы

Һәр сукмагы, һәр юлы.

 

Түмгәклектән түмгәклеккә сикереп

Бара идек су буена

“Сикертмәк”тә су керүләр

Һич чыкмыйлар уемнан.

 

Елганың “сикертмәк”ләре

Күптән юкка чыктылар.

Сикереп, чумып су керүләр

Һаман истән чыкмыйлар.

 

Туган авылым җанга якын,

Шунда гомерем үтте.

Өйләр салдык, бакча үстердек,

Шунда балалар үсте.

 

Укыган һәм хезмәт куйган

Мәктәбем дә кадерле.

Оныклар күрше авылда укый,

Шул бик тә өзә бәгырьне.

 

Заманалар бик үзгәрә,

Үзгәрсә иде уңай якка.

Чыгып киткәннәр сагынып

Кайтса иде туган якка.

 

Алар кайтса авылым яшәр

Һәммәбез шул теләктә.

Яшьләр кайтып гаилә корса,

Яшәр иде мәктәп тә.

 

Авылым матур, халкы уңган,

Тезелеп киткән өч урам.

“Шулай матур яшәсәк иде,

Авылым”, – дип дога кылам.

 

Илләр тыныч, тормышлар мул,

Хәзергә без бәхетле: янда балалар,

Раббым, Аллам, ала күрмә

Бездән шул зур бәхетне.

Флюра Миннегалиева, Югары Стәрле авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев