Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Җилдә биегән кораблар хозуры

Кичә төбәкне өйрәнү музеенда рәссам Илгиз Исхаковның күргәзмәсе ачылды.

Анда диңгез пейзажлары һәм мәһабәт кораблар коллекциясе тәкъдим ителә. Күргәзмә Россия Хәрби-Диңгез Флотына нигез салу көненә багышланган иде.

Чараны Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин ачты. Ул Илгиз Исхаковка изге теләкләрен җиткерде һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Картиналар кунакларга океанның чиксез киңлекләрендә искиткеч сәяхәт тәкъдим итте. Пейзажлар тыныч, әмма шул ук вакытта аларда динамика, илаһи тынычлык һәм кораблардан “ташыган” энергия чагыла. Рәссам куллары җилдә биюче корабларның көчле грациясен сүрәтләгән. Шул ук вакытта  диңгезнең чиксез куәте һәм серлелеге дә гәүдәләндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев