Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Фестиваль йолдызлары Азнакай районында чыгыш ясады

Бүген Тымытык авылы мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык” Һәм “Наше время-Безнең заман” фестивальләре җиңүчеләре һәм лауреатлары концерты булды.

Гастрольләр әлеге фестивальләрдә актив катнашучы республикабызның 14 районында һәм зур 4 шәһәрендә узачак.

“Мондый концертның Азнакай җирлегендә узуына бик шатбыз. Сәләтле балаларыбыз әлеге фестивальләрдә ел саен җиңүләре белән куандыралар. Азнакайда бу сәнгать бәйгеләренең зона турлары да уздырылып килә. Якташларыбыз тагын бер кат үзебезнең талантларны күрү, аларны тыңлау бәхетенә иреште”, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Ул фестивальдә катнашучыларга бүләкләр тапшырды. "Созвездие - Йолдызлык" фестивале хәрәкәте генераль директоры Дмитрий Туманов һәрчак җылы кабул итүләре өчен азнакайлыларга рәхмәтен белдерде, Азнакайда талантлы балалар күп, район җитәкчелеге аларны үстерүгә зур игътибар бирә диде. 

Тымытык сәхнәсендә азнакайлылардан балалар сәнгать мәктәбе укучылары - “Созвездие-Йолдызлык” Һәм “Наше время-Безнең заман” фестивальләре җиңүчеләре Радель Кәлимуллин, Ясминә Галләмова, Чулпан Шаһиева, хәзер инде студент Булат Закиров чыгыш ясады.

Иртәгә Әлмәттә узачак концертта “Юлдаш”, “Бәхет” һәм “Фантазия” вокаль ансамбльләре катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев