Азнакайның музее осталар иҗатына күмелде
Районның төбәкне өйрәнү музеенда кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Гүзәл затларыбызның иҗаты кемне дә сокландырырлык.
-Анда җирлегебезне үстерүдә төрле өлкәләрдә эшләп үз өлешләрен керткән апаларыбыз катнашты, – дип таныштырды күргәзмә белән музейның фәнни хезмәткәре Гөлфия Мостафина. – Рүзилә Сәлимгәрәева, Наҗия Насыйрова, Мәгъдүлә Гумина, Флера Галимова, Алюра Хәйретдинова ниләр генә чикми дә, ниләр генә бәйләми! Алар үзешчән сәнгатьтә дә активлар. Төрле яшьтәге азнакайлылар бу күргәзмәне карап, зур соклануларын белдерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев