Азнакайның Игелеклелек паркы ялт итеп калды
Бу көннәрдә шәһәребездә санитар чисталык буенча өмәләр гөрли.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә Сөембикә урамын, Игелеклелек паркын җыештырдылар.
“Ике көн дәвамында коллективыбыз белән өмәгә чыктык. Мәдәният учагының эче генә түгел, күңелгә матурлык биреп, тирә-ягы да көлеп торсын. 9 капчык чүп җыйдык. Җәен халык бу тирәдә ял итәргә ярата. Кәгазь, шешәләрне чүп савытларына ташласалар, урам бу кадәр пычранмас иде”, – ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев