Азнакайның “Җанашым” фольклор коллективы “Россия чишмәләре” фестивалендә чыгыш ясады
Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Җанашым” Россиянең атказанган иҗат коллективы Чувашиядә ел саен үткәрелә торган “Россия чишмәләре” Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә чыгыш ясады.
“Җанашымны”ны Азнакайда гына түгел, республикада һәм аннан читтә яшәүчеләр дә яхшы белә. Халкыбыз җәүһәрләрен барлап, саклап, үстереп, үзләренең җырлары, кабатланмас чыгышлары, милли киемнәре белән һәр чараның күрке ул.
“Фестивальгә илнең төрле төбәкләреннән фольклор, җыр, хореография коллективлары, халык уен кораллары ансамбльләре килгән иде. Чувашиядә өченче тапкыр катнашуыбыз, төрле мәйданнарда чыгыш ясадык, гала-концертта җырладык. Чыгышыбызны яратып кабул иттеләр, зур тәэсирләр алып кайттык”, - ди шәһәр-район Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев