Азнакайда патриотик җыр бәйгесе узды
Азнакай шәhәре Мәдәният йортында "Бердәмлек" патриотик җыр бәйгесенең гала-концерты узды.
Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Иҗади осталыкта 44 авыл мәдәният йорты һәм күп функцияле үзәк үзешчәннәре көч сынашты. “Конкурс “Пушкин картасы” проекты буенча, ике этапта узды. Сайлап алу туры онлайн форматта оештырылды. Иң яхшы коллективлар гала-концертта чыгыш ясады. Бәйге җиңүчеләре өч яшь категориясе буенча билгеләнде”, – ди шәһәр-район Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.
Гран-прига Бүләк авылыннан Гүзәл Зиннурова лаек булды.
6-9 яшьлекләр арасында: 1 нче урында – Бирючевка авылыннан Әнвәр Хәсәнов, 2 нче урында – Чубар Абдул авылыннан Әдилә Вәлиева, 3 нче урында – Чубар Абдул авылыннан Салават Мәхмүтов.
17-25 яшьлекләр арасында: 1 нче урында – Сарлыдан Радик Хаҗиев. 26 яшьтән өлкәнрәкләр арасында: 1 нче урында – Әсәй авылыннан Гүзәл Рахманова, Үчәлле авылыннан Илшат Шәфыйков, Уразай авылыннан Рамил Мәһдиев һәм Фаил Шәяхмәтов дуэты; 2 нче урында – Илбәк авылыннан Зәлирә Мәрданшина, Әгерҗе авылыннан Дәрия Кәримова; 3 нче урында – Октябрь Бүләк авылыннан Елена Тихонова, Мәнәвез авылыннан Нурия Хәсәнова, Урасай авылыннан Ленар Ихсанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев