Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда "Музейлар язы" акциясе чараларга бай - ФОТО

«Татарстанда музейлар язы 2019 ел»

 

«Татарстанда музейлар язы 2019 ел»

«Татарстанда музейлар язы 2019 ел» акциясе кысаларында төбәкне өйрәнү музеенда төрле чаралар үтә. Алар ТАССРның 100 еллыгы, Рәсәйдә Театр елы, Татарстанда эшче һөнәрләр елы, Азнакайда Чатыр тау елы уңаеннан уза алар.

Акция чаралары 1 апрель – Көлке көне уңаеннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән берлектә узды. Нәниләр татар һәм рус халкының мәзәкләрен тыңладылар. Кызыклы персонажларга рәсемнәр ясадылар.

Район җитәкчеләре белән очрашу

Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылып, Азнакай районының үсешенә үзләреннән хезмәтләре белән зур өлеш керткән, төрле өлкәләрдә эшләгән якташларыбыз чакырылды. Укучы яшьләр районның барлыкка килүе, бүгенге яшәеше хакында күп кенә мәгълүмат алдылар. Танылган нефтьче, Ленин ордены кавалеры Нәфис ага Фәйзуллин нефть тармагында башкарган эшләре белән таныштырды.

Балалар сәнгать мәктәбенең “Бәхет” ансамбле туган як турында җырлар башкардылар.

Шушы ук чарада яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Д.Гыйләҗев һәм чараның дәрәҗәле кунаклары изге теләкләрен җиткереп, яшьләргә төп документларын тапшырды. Залда утыручы әти-әниләре, әби-бабаларының куанычы булган бу балаларның киләчәктә олы кеше буласыларына өмет зур. Чөнки районда белем алу, төрле тәрбияви-мәдәни өлкәләрдә үзеңне сынау өчен мөмкинлекләр зур. Район җитәкчеләренә яшьләргә игътибар өчен рәхмәт җиткергән әти-әниләр дә шушы фикердә иде.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешенә багышланды. 12 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр хәрәкәтле уеннарда катнашып, үзләренә көч – дәрман алды. Дөрес туклану, көндәлек режим, физик культура һәм спорт буенча файдалы киңәшләр аларга сәламәт үсәргә ярдәм итәр.

Гөлфия Мостафина, музейның фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев