Азнакайда Мәдәни үзәк хезмәткәрләре балаларны сөендерделәр
Азнакайның Тарсус паркында «Шәһәренең мәдәни мохите» проектын ачу тантанасы узды.
Проектның максаты-шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен истә тотып, халыкның сыйфатлы ялы өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыру.
Чара кысаларында балалар өчен «Балачакның якты төсләре» дигән спорт – күңел ачу программасы үткәрелде. Яшь азнакайлылар табышмаклар чиштеләр, уеннарда, конкурсларда, мастер-класста катнаштылар, күңелле эстафеталар уздылар, биеделәр, бик теләп җырладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев