Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр - 60 ФОТО

Бәйрәмдә Азнакай районы Кәкре Елга авылының 100 нче яшь парын хөрмәтләделәр

Азнакай | 9 июль | Ильяс БАҺАУОВ | Шәһәрдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Гаилә паркында билгеләп үттеләр.

Бәйрәм балалар өчен оештырылган квестан башланып китте. Алар мультфильмнарда яңгыраган җырларны таныдылар, рәсемнәр ясадылар, ташбака кебек аркаларына таз киеп йөгерделәр. Кинәнеп,  заманча җырларга да биеп алдылар.

Бәйрәмнең иң матур өлеше яңа туган гаиләне тәбрикләп узу булды. Рәилә һәм Мансур Сабировлар шушы көнне үзләренең тормышларын бергә бәйләделәр.

Мансур – Кәкре Елга авылы егете, ә Рәилә – Яшел Үзән кызы. Алар уку вакытында танышып, гашыйк булганнар. Берничә ел мәхәббәт утында янгач, кавышырга булганнар.

Бәхет очрагы, Сабировлар – Кәкре Елга авылының 100 нче пары. Аларны шушы мөһим адымнары һәм истәлекле көннәре белән котларга район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов та килгән иде. Ул яшьләргә район башлыгы Марсель Шәйдуллинның котлавын җиткерде һәм яңа туган гаиләгә бүләкләр тапшырды.

Шулай ук матур гаилә үрнәге – Эльза һәм Ильфат Фәрхуллиннарны алтын медаль белән бүләкләделәр.

– Мондый үрнәк гаиләләр бик күп, әмма аларның “иң-иңнәрен” сайлап алу җиңел түгел. Бу елны да без  бик күп гаиләләрне өйрәндек. Безнең өчен барысы да мөһим иде: балалары күпме, алар нинди уңышларга ирешкәннәр, хезмәт урыннарында ниндиләр, җәмгыятьтә нинди урын алып торалар...

Фәрхуллиннар бу таләпләрнең барсына да туры килеп, үрнәк саналырга иң лаеклы гаилә дип табылды, – дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.

Алтын медальга лаек булган Фәрхуллинар үзләре бу танылу турында: “Шәһәребездә үрнәк гаиләләр бик күп. 25 ел бергә  гомер итәбез, безнең гаиләне шулай билгеләп үтүләренә, шатлануыбызны яшермибез. Гаилә озын гомерле булсын өчен иң беренче чиратта бер-береңә хөрмәт булу кирәк, дип саныйбыз. Шул чагында гына гаиләдә барсы да яхшы булачак”, – диделәр.

Бәйрәмгә  “Җанашым” ансамбле үзенең җыр-биюләре белән онытылмас, матур бизәк өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев