Азнакайда Гаилә бәйрәме гөрләде
Гаилә көне шәһәребезнең Ишкәев исемендәге балалар паркында бик зурлап үткәрелде.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык азнакайлыларны бу матур да, мәгънәле дә бәйрәм белән котлап гомерләрен тигезлектә, сәламәтлек белән, шатлыклар гына кичереп үткәрүләрен теләде. Быел бергә яшәүләренең 50, 60 елларын билгеләп үтүче, шулай ук күп бала үстерүче һәм йөзенче бала булып дөньяга аваз салган сабыйлар гаиләләрен тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмне үзешчәннәребез үзләренең моңлы җырларына күмде. Танылган эстрада йолдызы Лилия Муллагалиева нигез салган "Әниләр һәм бәбиләр" , "Ныклы гаилә" проекты да азнакайлылар күңеленә хуш килде.
Бәйрәм мәйданында балалар уйнап, ярышып, мастер-классларда осталык чарлап кинәнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев