Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм уза

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен күңелле чара Азнакай шәһәре Татарстан мәйданында узды.

(Азнакай, 8 июнь, Резеда ШӘРИПОВА) Шәһәребездә «Менә җәй дә килеп җитте» дигән бәйрәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен күңелле мизгелләр бүләк итте.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантаналы чарада катнашучыларны тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.

«Бердәм Россия» партиясенең «Балалар бакчалары – балаларга» проекты кысаларында үткәрелгән «Җир – уртак йортыбыз: экология рәсемнәрдә» иҗади бәйгесендә җиңүчеләргә партиянең Азнакай җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова бүләкләр тапшырды.

Район, республика күләмендәге иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган кечкенә артистлар иң матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Мультфильм геройлары балаларны уеннарга, биюләргә тарттылар.

БҮГЕНГЕ БАШКА ЧАРАЛАР АФИШАСЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев