Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның “Мизгел” театры республика фестивалендә призер булды

Кичә Казанда “Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә Азнакай шәһәре 7 нче мәктәбенең “Мизгел” театр коллективы уңышлы чыгыш ясап, өченче урынга лаек булды.

“Сәйяр” фестивале ел саен республикадагы иң сәләтле мәктәп театрларын берләштерә. Биредә яшь артистлар актерлык осталыгын, сәхнә культурасын һәм иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә.

Сөмбел Хәмидуллина җитәкләгән театр коллективының чыгышы ел да югары бәяләнә.

«Мәктәп театрлары балаларга иҗади сәләтләрен ачарга, сәхнәдә үзләрен ышанычлы тотарга ярдәм итә. Мондый бәйгеләр исә яшь артистлар өчен зур тәҗрибә мәйданы булып тора», – ди Сөмбел Нәфис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев