Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның Чатыр тавында фольклор фестивале узды

Бүген Азнакайда “Чатыр тауда җыен” исемле төрки халык иҗаты фестивале узды.

Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, татар халык әдипләре Марсель Галиев, Газинур Морат катнашты.

“Азнакайның мәгърүр Чатыр тавы менә үндүртенче елын җыр-моңга гашыйк, халык җәүһәрләрен яңартып-саклап яшәүче иҗат коллективларын үз итәгенә җыйды. Фестиваль милләтләр арасында дуслыкны ныгытуда, туганлык, бердәмлек хисләрен арттыруда, ата-бабаларыбызның йолаларын, инде онытыла барган матур көй-моңнарын  яшь буынга җиткерүдә  зур роль уйный һәм ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин зур чараны ачып.

Ул ерак араларны якын итеп килгән барча кунакларга зур рәхмәтен белдерде, күркәм гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап, туган җиребез белән горурланып, дус булып яшәргә чакырды.

Фестиваль төбәгебезнең чал гасыр тарихын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Татарстанның атказанган артистлары Равил Галиев һәм Фирдания Хәйруллина үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Фестивальдә Татарстан, Башкортостан республикалары, Оренбург, Самара өлкәләреннән килгән 50 гә якын фольклор коллективы чыгыш ясады.

“Бүген зур бәйрәм. Ул  елдан-ел тагын да матурлана, дәрәҗәсе, килгән коллективларның саны арта. Бу бәйрәм халыкчан булуы белән дә кадерле, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне яңартуда, халыкка таратуда өлеше зур”, – диде Ленар Хәкимҗанов.

Чатыр тау итәгендәге мәйданда төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган төрле милләтләрнең мәйданчыклары оештырылды.

Халык биредә кул эшләре осталарының күргәзмәләре, милли ашлары белән танышты, авыз итеп карады, милли уеннарда, мастер-классларда катнашты, балалар өчен төрле уеннар оештырылды.

Бу хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев