Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда халыклар дуслыгы һәм милли моңнар бәйрәме - Чатыр тау җыены гөрләде

Бүген Азнакайда уналтынчы тапкыр төрки халыкларның «Чатыр тауда җыен» фольклор фестивале узды

   Бүген Азнакайда  уналтынчы тапкыр төрки халыкларның «Чатыр тауда җыен» фольклор фестивале узды.

   Чатыр тау итәгендә оештырылган бәйрәмдә Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Самара өлкәсеннән 40ка якын иҗат коллективы катнашты.  Фестиваль «Чатыр батыры» дип аталган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.

Чараны ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны сәламләп, фестивальнең әһәмиятенә, аның кыйммәтенә тукталды. 
- Азнакайның күрке, матурлыгы һәм тарихи легендасы булган мәгърур Чатыр тау быел янә җыр-моңга гашыйк, халык җәүһәрләрен саклап иҗат итүче коллективларны, гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны саклап, барлап яшәүче милләттәшләребезне җыйды. Фестиваль төрле милләтләр дуслыгын ныгытуда, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, көй-моңнарын яшь буынга җиткерүдә зур роль уйный, - диде ул. 
    Бәйрәмдә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. 
    Тантаналы өлеш барышында яңа никахлашкан Айсылу белән Илмас Хаббановларга да хөрмәт күрсәтелде. Җитәкчеләр гаиләгә бәхет теләп, бүләк тапшырдылар. 
   Чарада төрле милләт вәкилләре үзләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, милли ашларын һәм кул эшләрен тәкъдим итте. Кунаклар тематик мәйданчыкларда булды, мастер-классларда катнашты, фольклор коллективлар чыгышларын тамаша кылды.
Фестиваль кысаларында ат өстендә көрәш – «Аударыш» бәйгесе дә узды.
   Тау итәгендә балалар өчен дә берсеннән-берсе кызыклы уеннар оештырылды, остаханәләр эшләде. Икенче якта кием тегүчеләр, дизайнерлар үзләре теккән киемнәрне тәкъдим иттеләр, татар базарында иртә таңнан сату гөрләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев