Азнакайда Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иттеләр
Әлеге уңайдан Татарстан мәйданында бәйрәм концерты узды.
Бәйрәм белән районыбыз җитәкчеләре һәм шәхсән үзе исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тәбрик тәбрик итте. Ул районыбызда төрле милләт, төрле диндәге халыкларның дус һәм тату яшәвен ассызыклады. Бүгенге чорда бердәмлек һәм дуслыкның аеруча зур әһәмияткә ия булуын билгеләп узды. Төрле милләт халыклары телендә сәламләүләр бәйрәмгә аерым тантана һәм горурлык хисләре өстәде. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең, фольклор ансамбльләре (шул исәптән авыллардан да килгән), артистларыбызның чыгышлары нур өстенә нур булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев