Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Халыкара гаилә көнен билгеләп иттеләр

Азнакайның ЗАГС бүлеге алдында Халыкара гаилә көнен олылап үткәрделәр

Раилә һәм Салават Кашаповлар гаиләсендә 17 апрель көнне дөньяга килгән Рамина исемле кызлары районда 100 нче бала булды, шул уңайдан аларны котладылар. 50 ел бергә яшәүче Гөлнур һәм Өлфәт Мусиннар, Рәмзия һәм Рәвгать Дәүләтшиннар, Гөлшат һәм Марис Солтановлар һәм 60 ел бергә гомер итүче Венера һәм Әхәт Вәлиевлар гаиләләрен тәбрикләделәр. Аларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин истәлекле бүләкләр тапшырды.

- Барыгызны да Халыкара гаилә көне белән котлыйм. Өр-яңа, матур ЗАГС бинасы янында бергәләп шушы бәйрәмне үткәрү үзе бер рәхәт. Озак еллар бергә тормыш итүче гаилә парларын тәбрик итәбез һәм чын күңелдән рәхмәт сүзен җиткерәбез. Әле районыбызда быел 100 нче булып туган баланың әти-әнисен дә котлыйбыз – бәхетле, тәүфыйклы булып, куандырып үссен, – диде Марсель Шәйдуллин.

Бәйрәмнең икенче өлешендә «Нечкәбил – 2024» бәйгесе үткәрелде. Ана матурлыгын һәм гаилә кыйммәтләрен данлаган бәйгедә дүрт хатын-кыз катнашты: 19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасының психолог-тәрбиячесе Лимуза Мостафина, Мәнәвез авылы мәдәният йорты директоры Гөлназ Исламова, Актүбә бистәсендә гаилә бизнесын алып баручы Минзилә Вафина һәм Азнакай районының үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламова.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Зөлфия Исламова – «Назлы Нечкәбил», Минзилә Вафина – «Уңган Нечкәбил», Гөлназ Исламова «Сөйкемле Нечкәбил» номинацияләрендә бүләкләнделәр. Лимуза Мостафина бәйге җиңүчесе булды.

60 бергә яшәү – олы казаныш. Азнакайда тормыш итүче Венера һәм Әхәт Вәлиевлар ерак 1964 елның февраль аенда Балтач авылында өйләнешәләр. Шул ук елны олы уллары Рамил туа, дүрт елдан төпчек уллары Азат дөньяга килә, тырыш, тату гаиләдә тәрбияләнеп үсәләр. Рамил – Ерак Көнчыгышта, Азат Әфганистанда хезмәт итеп итеп кайталар, үз гаиләләрен коралар – икесе дә икешәр баланы аякка бастыралар.

Венера ханым мәктәп елларыннан ук хезмәт тәмен белә: 7 нче сыйныфны бетергәндә Балтач авылы колхозында эшли башлый – прицепщик та була, фермада да эшли. Ул 30 ел УТТда ире белән бергә ППУ машинистлары булып хезмәт итәләр һәм шуннан лаеклы ялга чыгалар. Хәзерге көндә дүрт оныкның бәхетле әби-бабасы өч оныкчыкны үстерешәләр.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев