Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда депутат хатын-кызлар ярышты

«Мәрхәмәт-Милосердие» район берләшмәсе депутат хатын-кызлар «Мин — Хатын-кыз!» район бәйгесендә үзләрен күрсәттеләр

Бирегә РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасары Роза Галеева килделәр. Алар катнашучыларга уңышлар теләп, якынлашып килгән Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан барлык гүзәл затларга матур котлау сүзләрен җиткерделәр.

Бәйге өч этаптан торды: беренчесе — визит карточка. Катнашучылар гаиләләре һәм үзләре турында сөйләргә тиеш иде. Икенче этап интеллектуаль, ул «сорау-җавап» дип атала. Өченче этапта катнашучылар үзләренең шөгыльләрен күрсәттеләр. Барлыгы алты хатын-кыз бәйгедә ярышты: Үчәлле авыл җирлеге Советы депутаты Айгөл Алекян, Югары Стәрле авыл җирлеге Советы депутаты Илфирә Габделхакова, Әгерҗе авыл җирлеге Советы депутаты Халидә Галимова, Сәпәй авылы җирлеге Советы депутаты Фирүзә Кашапова, Бирючевка авыл җирлеге Советы депутаты Зәлия Солтанова һәм Урманай авыл җирлеге Советы депутаты Гөлшат Хәйбуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев