Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда беренче тапкыр Бердәм фольклор көнен билгеләп үттеләр

Бердәм фольклор көне Азнакай район иҗат коллективларын берләштерде.

17 июль-Бердәм фольклор көне-Россиядә истәлекле һәм яңа дата. Әлеге бәйрәмнең максаты-Россия халыкларын фольклор сәнгатен өйрәнүдә берләштерү.

Бу уңайдан кичә Азнакай район-шәһәр Мәдәният сараенда искиткеч фольклор бәйрәме узды.

Тантаналы ачылышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар, барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар.

"Районыбызда 34тән артык милләт вәкилләре бар, аларның һәрберсе үзенчәлекле мәдәнияткә ия, үз тамырлары һәм теле белән горурланып яши. Азнакайда Бердәм фольклор көне мондый форматта беренче тапкыр үткәрелә. Алга таба ул ел саен билгеләп үтеләчәк. Бу безнең төбәкнең бай мәдәни мирасын торгызу, саклау һәм популярлаштыру өчен бик кирәк. Азнакаебызда халык традицияләренә игътибар нык бирелә. «Чатыр тау җыены» фестивале, Сабантуйлар, чувашларның «Учук» бәйрәме монарга мисал. Бүгенге фестиваль милләтләр арасында дуслыкны ныгытуда, туганлык, бердәмлек хисләрен арттыруда, ата-бабаларыбызның йолаларын, яшь буынга җиткерүдә  зур роль уйный. Безнең бурычыбыз - халкыбызның иҗатын саклап калу, аны үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Без үткәнебез белән горурланып яшәргә тиешбез!” – дип сөйләде Дамир Гыйләҗев.

Сәхнәдә районның 20дән артык иҗат коллективы чыгыш ясады. Татар, рус, чуаш, шулай ук башкорт фольклор үрнәкләре - җырлар, биюләр, уеннар киң тәкъдим ителде.

“Дәртле биюләр, куңелгә утеп керерлек матур җырлар, көйләр җанга шундый рәхәтлек өстәделәр! Ул костюмнар, ул бизәнү әйберләре, ул уен кораллары... рәхәтләнеп сокланып утырдым. Бик шәп булды! Мондый фольклор чарасыннан соң  халыкларның мәдәни мирасына кызыксыну миндә тагын да артты” – дип белдерде Гөлчәчәк Садретдинова.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төрле кул эшләреннән мастер-класслар, күргәзмәләр оештырылып, тематик фотозоналар да каралган иде. Кулдан ясалган курчаклар игътибарны җәлеп итте, агачтан ясалган көнкүреш кирәк-яраклары, сувенирлар белән кызыксынучылар аеруча күп булды.

Концерт бер сулышта узды. Коллективлар бәйрәм кунакларын биюләрнең дәртлелеге, образларның төрлелеге, костюмнарның матурлыгы белән сөендерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев