Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Балкыш» фестиваленең сайлап алу туры үтте

Район-шәһәр Мәдәният йортын татар, чуаш, рус һәм башка халык моңнары яңгыратты

Ветераннар арасында «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу туры гөрләп үтте. Жюри составында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, халык театры режиссеры Гөлсинә Җамалиева, сәхнәгә куючы режиссер Марат Хөрәмшин, Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укытучысы, «Татар сүзе» халыкара бәйгесе җиңүчесе Илдар Динмөхәммәтов, «Тамчылар» балалар ансамбле җитәкчесе Альбина Берсенева булдылар. Дамир Гыйләҗев һәм район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләп, чараны ачып җибәрделәр. Һәрбер чыгыш зур җаваплылык һәм югары дәрәҗәдәге әзерлек белән аерылып торды.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев