Азнакай укучылары «Хорлар көрәше»нда көч сынаштылар
Азнакай муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре арасында мәктәп хор коллективларының «Хорлар көрәше» муниципаль конкурсы узды.
Ел саен уза торган бәйге быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында үткәрелде.
Аның максаты: иҗади потенциалны тормышка ашыру, талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук мәктәп мохитендә мәдәни һәм патриотик кыйммәтләрне ныгыту, укучыларның кызыксыну даирәсен киңәйтү.
Чарада катнашучыларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева сәламләп, балаларга уңышлар теләде, аларны әзерләгән педагогларга, әти-әниләргә рәхмәтен белдерде.
«Киләсе елларда катнашучылар саны тагын да артуына ышанабыз», – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе.
Бәйге шартлары буенча, Хор коллективлары бер әсәрне рус яки татар телләрендә башкарырга тиеш, катнашучылар: 1-11 сыйныф укучылары.
Чыгышлар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: башкару осталыгы һәм вокал техникасы дәрәҗәсе, сәнгатьлелек һәм сәнгатьчә гәүдәләнеш, сәхнә культурасы, костюмның бердәм атрибутлары яки элементлары булу, чыгышларның массакүләмлеге һәм көйлелеге.
Сәхнә түрендә 13 коллектив чыгыш ясап, үзләренең җыр осталыгын сынады. Аларның берсе — шәһәребезнең 7нче мәктәбе хор төркеме, җитәкчеләре Резидә Гыйләҗева, үзе дә бик матур җырлый, көйләр яза. «Элегрәк Казаки төркеме белән катнаша идек, хәзер татар телендә Дастан дигән исем астында чыгыш ясыйбыз, бүген башкарачак җырыбыз да туган телебездә яңгыраячак. Хорда җырлауның үз нечкәлекләре бар, без аларны исәпкә алдык», – ди хорның житәкчесе «Дастан» лылар бәйгедә җиңеп, Гран Прига да ия булдылар.
Конкурс йомгаклары буенча түбәндәге урыннар билгеләнде:
Азнакайның 5нче мәктәбе, Чуар Абдул урта мәктәбе 1нче урынны яулады;
2нче урында шәһәребезнең 1нче һәм 3нче гомуми белем бирү мәктәпләре;
3нче урын Җиңү бистәсе мәктәбенә, Азнакайның 2нче мәктәбенә һәм Актүбә бистәсенең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәпләренә бирелде.
Барлык коллективларга төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев