Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районы Татшуган авылында балалар һәм остазлар очрашты

Татшуган авылы мәктәбе һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре «Остазлар аланы» дип аталучы бик матур чара үткәрделәр.

Өлкән буын, остазлар һәм киләчәгебез булган балалар белән очрашу, сөйләшү, бергәләп бәйрәм итү булды ул. Яшьлек хәтирәләрен яңартып, бүгенге заман балалары белән танышып, аралашып кайттык. Әз генә санда булсалар да, балалар зур концерт күрсәттеләр, өлкәннәргә җылы сүзләрен әйттеләр, матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Алар белән бергә уйнап, җырлап, биеп тә алдык әле. Көзге нигьмәтләрдән авыз иттек, әңгәмәбезне чәй табыны янында дәвам иттек.

Безгә шундый бәйрәм оештырганнары өчен балалар бакчасы һәм мәктәп коллективына ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сәламәт булып, дөньялар имин булып куанып эшкә барырга, сөенеп өйләрегезгә кайтырга язсын. Мәктәбебездә киләчәктә дә балаларның шат авазлары яңгырап торсын!

Татшуган авылыннан ветеран укытучы Рүзилә Шәйхулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев