Азнакай районы Әгерҗе авылында өлкәннәр велосипедка утырды
Әгерҗе авылында Өлкәннәр айлыгы кысаларында чаралар дәвам итә.
Әлеге чараны Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов ачып җибәрде. Үз вакытында “Октябрьнең 50 еллыгы колхозының” уңышларга ирешүе һәм хәзер дә авылның төзеклеге һәм матурлыгы өчен фидакарь хезмәт куйган өлкән яшьтәге авылдашларын бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде, сәламәтлек, гаиләләрендә һәм илебездә иминлек теләде. Аның теләкләренә район ветераннар советы рәисе Миләүшә Миргазиян кызы да кушылды. Өлкәннәр көне быел Әгерҗе авылында яңа форматта узды. Апа-әбиләребез велосипедларга утырып, сәяхәт иттеләр. Сәяхәт дигәч тә, әллә кайларга китмәделәр инде. Авылның истәлекле урыннарында тукталышлар ясый-ясый, шактый гына юл узып, старт алган урыннарына кайтып туктадылар. Апалар велосипедта сәяхәт итсә, Мәдәният йортында шахмат ярышлары барды. Җиңүчеләрне тәбрикләү, гәпләшә-гәпләшә чәйләр эчү – бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.
<iframe src="https://vk.com/video_ext.php?oid=-90985170&id=456240702&hash=c933f0ca35e95194" width="640" height="360" frameborder="0" allowfullscreen="1" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture"></iframe>
<iframe src="https://vk.com/video_ext.php?oid=-90985170&id=456240703&hash=c04e915050a09fda" width="640" height="360" frameborder="0" allowfullscreen="1" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture"></iframe>
Гөлгенә Ибраһимова, Әгерҗе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев