Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай 1 нче урта мәктәбендә иҗат кичәсе узды

Шигърият ае кысаларында Азнакай 1 нче урта мәктәбендә биредә белем алган, бүгенге көндә районда яшәп иҗат итүче каләм ияләре Халидә Галимова, Нәсимә Фазлыева, Резеда Шәрипова, үзешчән композитор Резеда Гыйләҗева белән очрашу узды.

Мәктәп директоры Дамир Фәттахов кунакларны сәламләп, аларга изге теләкләрен җиткерде.

Кичә укучыларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, Резеда Гыйләҗева башкаруында җырлар, шагыйрәләрнең чыгышлары белән үрелеп барды.

“Без һәрчак балалар белән мондый очрашуларга, аларның туган телебезне яратуларына сөенәбез. Кичәне оештырган китапханәче Рәмзия Фәрваз кызына, мәктәп җитәкчелегенә рәхмәтлебез”, – ди Халидә Галимова.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, 1 нче мәктәптә 5 китапханә залы эшли, алар китапларга, журналларга бик бай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев