Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Аның игелекле эшләрен санап та бетерерлек түгел

Азнакай район китапханәләр берлегендә Фаяз Зәйдуллинның иҗат кичәсе узды.

Фаяз Зәйдуллин киңкырлы шәхес. Казан химия-технология институтын, Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетларында белем алганнан соң ул Балтач авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, мөдир булып эшли башлый. Туйкә авылы мәктәбендә физика-математика, җыр фәннәреннән балаларга белем бирә, озак еллар дәвамында китапханәче, Балтач авыл Советы рәисе булып та эшли. Туйкә авылы ветераннар советы рәисе, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ансамбль җитәкчесе, тарихчы, кече яшьтән үк шигырьләр, газетага хәбәрләр яза, гармунда уйный, җырлый... Кайгыртучан гаилә башлыгы, әти, бабай... Кыскасы язып та бетерерлек түгел. Кичәдә юбилярның якыннары, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, авылдашлары катнаштылар, хатирәләрен барлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Боларның барысы турында да “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев