Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Сәнгать мәктәбе укучыларын олы юлга озатты

Район-шәһәр Мәдәният йортында Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды.

Сәләтле кечкенә балалар  сәнгать мәктәбенә әле кичә генә килгән кебек иде бит. Еллар узды , һәрбер укучы үзенең һәнәри сәләтләрен камилләштерү өстендә бик зур хезмәт куйды. Ә бүген инде аларны илһамның татлы җимешен татыган, талантлы зур кешеләр дип атарга була.

Ел саен әнә шулай үзебезнең инде олыгайган, кадерле укучыларыбыз белән аерылышырга туры килә. Алда  яңа, кызыклы тормыш, вакыйгалар...  Кем өчендер  бу сәләте  үзенең  һөнәренә әйләнер, ә икенче берләре  кешеләрне, якыннарын, туганнарын сөендереп торыр, аларга күңелле минутлар бүләк итәр. Талантлы кеше тормышта үз урынын тапмый калмас.  Быел сәнгать мәктәбен 78 укучы тәмамлады, аларның 24 е бик яхшы билгеләренә генә ия . 10 укучы “Иң яхшы укучы” исеменә лаек булды.  

Чыгарылыш сыйныф укучыларын, педагогларны, әти-әниләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде, киләчәктә дә иҗади уңышларга ирешүләрен теләде. 

Аның изге теләкләренә Азнакай балалар  сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Мортазина кушылды :

–Әле кайчан  гына мин үзем дә сезнең урында бысып  торып директорның изге теләкләрен тыңлаган идем. Инде менә үзем сезгә матур теләкләремне юллыйм. Сезнең бүген иң истәлекле, бераз гына моңсу да, шатлыклы да көнегез.  Хәерле юллар сезгә! – диде ул.

Бу матур кичәдә әти-әниләр исеменнән дә рәхмәт сүзләре бик күп булды:

–Кадерле укытучылар, педагоглар, остазлар! Сез безнең балаларыбызга  белем һәм тәҗрибәгезне генә биреп калмадыгыз, аларга бар күңелегезне,  җан җылыгызны биреп эшләдегез, – дип коллективка үзенең җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде Альбина Зиатдинова.

Бу көнне һәрбер укучы  белем алу турында үзенең беренче документын  алды. Кичә бәйрәм рухында  әле озак дәвам итте. Бәйрәм чарасы Гүзәл Мортазина җитәкчелегендәге “Элегия” хоры һәм солистлар Ридель Кәлимуллин һәм Ясминә Галләмова  башкаруында “Любимая школа” җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев