Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның иң сәләтле балаларына “Чулпан” премиясе тапшырылды

Сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү максатларында уздырыла торган “Чулпан” смотр-конкурсы районыбыз күгендә менә 26 ел дәвамында яңадан-яңа йолдызлар кабыза.

Быел әлеге премиягә 17 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив 51 укучы һәм отрядлар ия булды.

Тантаны ачып, иң беренче бүләкне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин иң яхшы шәһәр мәктәбе укучыларына тапшырды. Ул җиңүчеләргә уңышлар, Азнакай данын һәрчак шулай югары тотуларын теләде.

– Сәләтле балаларның күплеге белән горурланабыз. Аларны тәрбияләгән ата-аналарга, педагогларга, иганәчеләр - предприятие, оешма җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт, –  диде ул.

“Чулпан” бик күп балаларга канат куйды, олы тормышка фатихасын бирде.

– Мондый бәйгеләрнең укучыларга киләчәк һөнәр сайлауда да әһәмияте зур, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Бәйрәм иң яхшы балалар иҗат коллективларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев