Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайдан Диана Кәлимуллина “Абилимпикс-2022” төбәк чемпионатында җиңү яулады

Азнакай мөмкинлеге чикле  балалар өчен мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Диана Кәлимуллина һөнәри осталык буенча “Абилимпикс-2022” Милли чемпионатының төбәк этабында “Сәнгатьле чигү” компетенциясендә беренче урынны яулады.

“Диана укуда да алдынгы, җәмәгатьчелек эшләрендә дә актив. Ул шулай ук бии, бик матур итеп рәсем ясый.  Конкурсларга әзерлектә укытучыларыбыз да зур тырышлык куя. Диананың җиңүендә укытучы-дефектолог Римма Шәяхмәтованың да өлеше зур”, - ди мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Солтанова.

Абилимпикс – халыкара хәрәкәт, аның эшчәнлегенең төп юнәлеше – сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чикле кешеләргә һөнәри юнәлеш бирү һәм эшкә урнаштыруда ярдәм итү максатыннан  конкурслар үткәрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев