Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда «Татар кызчыгы. Татар малае» бәйгесенә йомгак ясалды

Ел саен Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Татар кызчыгы.Татар малае” бәйгесе  оештырылып килә.

 

Әлеге бәйге 2017 елдан  үткәрелә башлады. Азнакай районында да аны хуплап алдылар һәм районыбыз балалар бакчаларында тәрбияләнүче кызлар-малайлар анда актив катнашып киләләр.

Быел да шәһәрнең “Сандугач” балалар бакчасы нәниләрнең җыр-биюләре, нәфис сүзләреннән гөр килеп торды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева җитәкчелегендәге жюри өч дистәгә якын баланың татар телен белү дәрәҗәләрен, сәхнәдә матур итеп үзләрен тәкъдим итүләрен, сәләтләрен бәяләде.

Бу бәйгенең татар халкының милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максатыннан үткәрелеп килүен әйтергә кирәк, һәм ул Азнакай җирендә югары дәрәҗәдә узды да.  

 Бөек әдибебез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткән чаралар кысаларында аңа йомгак ясалды. Әлеге тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе дә катнашты.

–Сез барыгыз да җиңүчеләр! – диде ул милли киемнәрдән балкып, зур дулкынлану белән җитәкче абый-апалары алдында чыгыш ясаган нәниләрне тәбрикләп. –Шулкадәр матур итеп, күңелләргә үтеп керерлек итеп җырлап та, биеп тә, шигырьләр дә сөйләп куандырдыгыз. Сезгә шундый тел ачкычлары биргән әти-әниләргә, сезне бәйгегә әзерләгән тәрбияче апаларыгызга зур рәхмәт! Шулай татар телендә матур итеп сөйләшеп, бәхетле кызлар-малайлар булып үсегез!   

 Җитәкче апа-абыйлары кулыннан бүләкләр, Дипломнар алган сабыйларның куанычын күрү үзе бер ләззәт иде.

 Бәйгенең “Сандугач” балалар бакчасында үтүе очраклы гына түгел. Биредә милли йолаларыбызны саклау, онытылганнарын кайтару, балаларны алар үрнәгендә тәрбияләүгә игътибар зур. Район башлыгына һәм бәйге кунакларына алар татар халкының гореф-гадәтләре, борынгы көнкүреше сүрәтләнгән күргәзмә һәм остаханәләрен дә хозур кылдырдылар. Милли җәүһәрләребезне барлауда иҗади эзләнгән коллектив “Татар кызчыгы. Татар малае” бәйгесен үткәрүгә дә бар сәләтен, тырышлыгын салган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев