Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары республика бәйгеләрендә лауреат булдылар

 Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары камера һәм фортепиано ансамбльләре республика конкусларында уңышлы чыгыш ясадылар.

Түбән Кама музыка көллиятендә узган камера ансамбльләре конкурсында Иллария Әхмәдуллина һәм Әдилә Нәфыйковадан торган камера ансамбле (укытучылары З.Еникеева, Л.Газизова), “Millenium” квартеты, “Violinki” скрипкачылар ансамбле – беренче дәрәҗә лауреат, “Sforzando” камера ансамбле (укытучылары Л.Тимирова, концертмейстер А.Солтанова) өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

Әлмәт балалар музыка мәктәбендә узган “Чишмәләр челтери” ("Журчат ручьи")  камера һәм фортепиано ансамбльләре республика конкурсында фортепиано ансамбле (Эллария Тимирова, Элиза Зиякова), камера ансамбле (Эллария Тимирова, Эмилина Латыпова) беренче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Укытучылары В.Гыйләҗева, Л.Тимирова, М.Муллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев