Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай шагыйрәләре “Салават күпере”ндә кунакта булды

Шәһәребезнең 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасында район балалар китапханәсе белән берлектә оештырылган Шигырь бәйрәме бик күңелле узды.

Анда шагыйрәләр Резеда Шәрипова һәм Нәсимә Фазлыева катнашты. Алар балаларга үзләренең нәниләр өчен язылган шигырьләрен укыдылар, бергәләп милли уеннарда җырлап-биеп уйнадылар. Балалар да җирле шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Шигырь бәйрәмендә Габдулла Тукай әкиятләре дә дә искә алынды. Шүрәлесе кунакка килеп, балалар белән күңел ачты.

“Бакчабызда мондый кичәләр еш уза. Балалар кечкенәдән туган телебезне яратып, әдипләребезне белеп-танып үсәләр. Тукаебызның туган көне уңаеннан оештырылган әлеге чара да моның ачык мисалы”, - ди бакчаның татар теле тәрбиячесе Зөлфия Гайсина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев