Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда 9 нчы сыйныфлар өчен дәүләт имтиханнары башланды

24 майда 9 нчы сыйныфлар өчен имтиханнар башланды.

Дәүләт имтиханнары шәһәребезнең 4 нче лицее һәм 5 нчы урта мәктәбе базасында узачак. Бүген тугызынчыларны -  история, физика, биология фәннәреннән сынау көтә; 30 майда - җәмгыять белеме, информатика, география һәм химия тапшырачаклар.

2 һәм 3 июньдә – чит телләр буенча, 6 июньдә – рус теле, 9 июньдә – математика буенча имтиханнар көтелә. 14 июньгә берьюлы берничә фән: рус әдәбияты, физика, информатика, география планлаштырылган. 17 июньдә җәмгыять белеме, биология, химия буенча имтиханнар тапшырылачак. Шуннан соң документта 1 июльгә кадәр имтиханнар бирү өчен резервтагы көннәр күрсәтелгән.

Моннан тыш имтиханнарны вакытыннан алда тапшырырга мөмкин: моның өчен 21 апрельдән 16 майга кадәр вакыт бирелә. 4-23 сентябрь чоры ОГЭның өстәмә чоры итеп билгеләнгән.
Барлык имтиханнар җирле вакыт буенча иртәнге 10да башлана.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев