Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Ирекле авылы артистларын тамашачы көчле алкышларга күмде

 Ирекле авылында талантлы халык яши.

Эштән соң вакытларын алар мәдәният йортында күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Әле менә авыл үзешчәннәре Н.Гаетбаевның "Аты барның дәрте бар"  дигән 2 пәрдәлек комедиясен  сәхнәләштергәннәр.

"Бик тә кызыклы булды, көлдек тә, күзгә яшьләр килерлек минутлары да булды, бик ошады, афәрин!" - дип тамашачылар гөрләтеп кул чаптылар, чәчәкләр дә бүләк иттеләр. Артистларыбыз да үз уеннарыннан рәхәтлек, якты кичерешләр алды. Котлыбай ролен - Альберт Хөҗҗәтов, Сатыбалны - Мөхлис Җиһангиров, Балбикәне - Зөлфия Сабурова, Шәмсебикәне - Фәйрүзә Сәлимова, Октябринаны - Зөһрә Әсхәдуллина, Закирҗанны Илнур Арсланов башкарды.Рәхмәт артистларыбызга”, - ди мәдәният йорты директоры Зөлфия Сабурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев