Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның яшь баянчысы “Звезды из завтра” проекты финалына чыкты

Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең баян классы буенча укучысы Рубис Зиатдинов икенче ел рәттән “Звезды из завтра” иҗади проектында чыгыш ясады.

Яшь музыкантларны яклау буенча республика иҗади программасының сигезенче сезоны 11 майда Казанда зур финал белән тәмамланды. Анда республика шәһәрләрендә узган гала-концертларда сайлап алынган Татарстанның музыка мәктәпләрендә укучы иң яхшы пианистлар, скрипкачылар, вокалистлар, халык уен коралларында уйнаучылар чыгыш ясады.

Халыкара, Бөтенроссия һәм республика күләмендәге конкурслар лауреаты Рубис Зиятдинов (укытучысы Флера Әбсәламова) финалда Рөстәм Абязов җитәкчелегендә La Primavera Казан камера оркестрына кушылып, Р.Бажилинның “Упрямая овечка” пьесасын башкарды һәм үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев